Бүген, Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көнендә, «Зеленодольск урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре лагерь тоткыны, урман тармагы ветераны Галина Федоровна Титова янына бардылар. Белгечләр аның хәл-әхвәлен сорашып, бүләк тапшырдылар.
Галина Титова 1937 елның 7 августында Смоленск өлкәсенең Ельня шәһәрендә туа. 1942 елда әнисе һәм өч баласы белән сортировкалау лагерена эләгә. Ул 1942 елның мартыннан 1943 елның сентябренә кадәр лагерьда була.
Соңыннан Галина Титова туган шәһәрендә яши, авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый.
1961 елда кияүгә чыгып, Татарстанга күчеп килә һәм Зеленодольск урман хуҗалыгына эшкә урнаша. Анда ул 1994 елга кадәр өлкән бухгалтер вазыйфасында эшли.