ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы: «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә старт бирелде

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау акциясенә старт бирелде.

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләвенчә, быел ул 2 этапта – 14 апрельдән 14 июньгә кадәр һәм 8 сентябрьдән 8 ноябрьгә кадәр узачак. Акцияне оештыру әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

«Акциянең язгы этабында урман чүп-чардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистартылачак. Моннан тыш, аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла, – диде Равил Кузюров. – Акциянең үзәк чаралары май аена планлаштырылган».

«Республикада яшәүчеләрнең барысын да акциягә кушылырга чакырабыз, – дип өстәде министр. – Безнең һәрберебез экологияне яхшыртуга һәм урманнарны саклауга үз өлешен кертә ала. Сезнең катнашуыгыз гаять зур әһәмияткә ия – без бергәләп табигатьне чистарак һәм матуррак итә, шулай ук ял итү өчен уңайлы шартлар тудыра алачакбыз».

2024 елда «Татарстанның чиста урманнары» акциясендә 30 меңгә якын кеше катнашты. Акция йомгаклары буенча урман фондыннан 0,9 мең кубометр каты көнкүреш калдыклары җыеп чыгарылды, 5,1 мең кубометр коры-сары һәм ауган агачлар черү өчен өемнәргә салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International