Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелде

2025 елның 14 апреле, дүшәмбе

ТР Министрлар Кабинетының 10.04.2025 ел, №212 карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә 2025 елның 14 апреленнән 11 маена кадәр янгынга каршы махсус режим урнаштырылды.

Исегезгә төшерәбез, махсус янгынга каршы режим гамәлдә булганда түбәндәгеләр тыела:

- учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру;

- урман һәм ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылык, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, шулай ук урман биләмәләре белән чиктәш торган икътисад объектларында ризык әзерләү өчен ачык ут (мангаллар, шашлык кыздыру урыннары) куллану;

- 1-3 куркынычлылык классына караган пиротехник әйберләр куллану;

- ачык ут ярдәмендә конструкцияләр эчендәге һаваны җылытуга нигезләнеп эшли торган, идарә ителми торган ягулык материалларын эшкә җигү.

Янгынга каршы махсус режим вакытында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 90 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International