Әлмәт районы Урман-Кәләй урта мәктәбенең «Лесной родник» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Калдыкларны икенчел эшкәртү. Әйберләргә икенче тормыш» дәресендә катнашканнар. Дәресне берләшмә җитәкчесе, география укытучысы Марина Грачева үткәргән.
Чарада «Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре катнашкан.
Дәрес барышында укучылар калдыкларны икенчел эшкәртүнең мөһимлеге турында белгәннәр.
Соңыннан көндәлек тормышта калдыкларны киметү мөмкинлекләре һәм калдыкларны эшкәртү ысуллары турында фикер алышынган.
Марина Грачева билгеләп үткәнчә, мондый чаралар мәктәп укучыларында әйләнә-тирә мохит өчен җаваплылык формалаштырырга һәм креатив фикерләүне үстерергә ярдәм итә. «Без балаларны экологиянең теоретик нигезләренә өйрәтеп кенә калмыйча, аларны табигатьне саклауда актив эшләргә рухландырырга да омтылабыз», – дип ассызыклады ул.