ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елда урман культуралары эшләрен башкару мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2025 елда урман культуралары эшләрен башкару мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов үткәрде.

Видеоконференция режимында узган чарада министр урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыклардагы җитәкчеләр һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов быел урман культуралары сезоны кысаларында урман тармагы белгечләренә 1,4 мең га мәйданда урман культуралары утырту эшләрен башкарырга туры киләчәген искәртте. Моннан тыш, 1,9 мең га мәйданда – саклагыч урман утыртмалары утырту, 4,6 мең га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 21 га базислы урман питомникларында орлыклар чәчү планлаштырыла.

«Барлык эшләрне дә сыйфатлы һәм билгеләнгән срокларда башкарырга кирәк, – дип ассызыклады министрның беренче урынбасары. – Чараларны кабул итү-тапшыру актларын Министрлыкка 10 июньгә кадәр тапшырырга кирәк».

«Шулай ук 26 апрельдә узачак «Хәтер бакчасы» халыкара акциясен оештыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.

Киңәшмә азагында спикер урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасындагы эш, пилотсыз авиация системаларыннан файдалану мәсьәләләренә тукталды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International