Татарстанда «Экояз» республика конкурсы дәвам итә. Бу атна территорияләрне яшелләндерүгә багышлана. Катнашучыларга паркларда, скверларда, ишегалларында һәм башка җәмәгать урыннарында агачлар һәм куаклар утыртырга кирәк.
Конкурста катнашу өчен биремне үтәргә, үзеңнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеңә пост куярга һәм 20 апрельгә кадәр электрон адреска сылтамалар белән хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.
Мәкаләләрдә башкарылган бирем турында тулырак мәгълүмат булырга тиеш: катнашучылар саны, чараның тасвирламасы һәм нәтиҗәләре.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm.