Түбән Кама районында «Урман сукмаклары буйлап» интеллектуаль уены узды

2025 елның 15 апреле, сишәмбе

Түбән Кама районының «Балалар экология-биология үзәге» МБУ базасында мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр арасында «Урман сукмаклары буйлап» интеллектуаль уены узды.

Уен дүрт раундтан торды: «Урман катлары», «Урман келәтләре», «Урман хайваннары» һәм «Яшь урманчы». Аның кысаларында укучылар агач һәм куак токымнарына, урманнарда тереклек итүче хайваннар һәм кошлар төрләренә, урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кагылышлы сорауларга җаваплар бирделәр.

Уен йомгаклары буенча беренче урынны «ЮнЭк» берләшмәсе (19 нчы урта мәктәп) алды, икенче урында – «Зеленка» (Красный Ключ урта мәктәбе) һәм өченче урынны «Экологи» (16 нчы урта мәктәп) алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International