Мари Эл Республикасында «Урман әкияте» ҖСК базасында һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2025» чемпионатының йомгаклау (төбәкара) этабында «Урман аударучы» компетенциясе буенча ярышлар уза.
Ярышларда Владимир, Вологда, Воронеж, Ленинград, Мәскәү, Новосибирск, Ярославль өлкәләреннән, Пермь, Хабаровск крайларыннан, Мари Эл республикаларыннан, Татарстаннан, шулай ук Беларусь Республикасыннан 13 конкурсант катнаша.
Татарстаннан Лубян урман-техник көллиятенең 1 нче курс студенты Азат Фәсхетдинов чыгыш ясый.
Шартлар нигезендә, конкурста катнашучыларга бензин пычкысының чылбырын үткенләү, аны алмаштыру, агач аудару, ботакларны кисү, бүрәнәләрне катнаш кисү, төгәл кисү һәм медицина ярдәме күрсәтү буенча биремнәр үтәргә туры киләчәк.
Бүген ярышларның барышы белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров танышты.
Исегезгә төшерәбез, «Профессионаллар» чемпионаты 2025 елда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.