Бүген Биектау муниципаль районының Биектау авылында урнашкан «Урман-янгын үзәге» ДБУның III типтагы урман янгыннарын сүндерү станциясенә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен пресс-тур оештырылды.
Матбугат туры кысаларында журналистлар урман янгыннарын сүндерү станциясенең җиһазлануын бәяләделәр, 2025 елгы янгын куркынычы сезонының үзенчәлекләре, урман янгыннарын кисәтү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар турында белделәр.
«Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин 31 нче марттан Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылуы, 14 нче апрельдән янгынга каршы махсус режим кертелүе турында искәртте.
Гомумән, урманда янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман-янгын үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә.
«Космик, авиация һәм җир өсте янгын куркынычы мониторингы алып барыла, – дип хәбәр итте Айдар Гайфуллин. – Бүгенге көнгә башка категория җирләрдә, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә 222 термик нокта һәм 188 яну очраклары теркәлде».
«Фаразланган мәгълүматларга караганда, янгын куркынычы апрельдә республиканың көньяк-көнбатыш өлешендә һәм май аенда Татарстанның бөтен территориясендә көтелә», – дип өстәде ул.
Матбугат туры ахырында урман янгыннарын сүндерү ысуллары һәм алымнары күрсәтелде. Журналистлар ранецлы янгын сүндергечне, янгын мотопомпаларын һ.б. куллану барышын күрә алдылар.