2025 елның 21 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узачак.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе тарихи хәтерне саклауга һәм илебезнең азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерләрен биргән геройлар истәлеген мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Тарихи мәгълүматларга караганда, 378 мең татарстанлы фронттан өйләренә, туганнарына һәм якыннарына әйләнеп кайтмаган».
«Бер тапкыр агач утырту чарасы 26 апрельгә планлаштырылган, – дип өстәде Равил Кузюров. – Акция 320 мәйданчыкта узачак, 1 миллионнан артык үсенте утырту планлаштырыла. Барыгызны да быел да акциягә кушылырга чакырабыз».
Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта – Калинино тимер юл станциясе (участок координаталары – N 55.95767, E 49.38045), Биектау районы Фәнни шәһәрчеге (N 55.88746, E 49.26087), Лаеш районының Пиголи (N 55.56811, E 49.17151) һәм Вороновка (N 55.650269, E 49.111242) авыллары янында узачак.
Акция 10:00 сәгатьтә башланачак. Көрәкләр һәм үсентеләр урында биреләчәк.
Акциянең башка мәйданчыклары турында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең рәсми сайтында белергә була: сад-памяти.рф.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз, Җиңү полководецлары хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» АКО катнашында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла.
Узган ел Татарстанда акция барышында 400 гектар мәйданда 1,5 млн үсенте утыртылган. Акциягә 30 меңнән артык кеше кушылган.