Бүген Балтач шәһәр тибындагы бистәсендә хакимият бинасында 2025 елда урман торгызу эшләрен башкару һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Фикер алышуда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында «Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру, урманнарны янгыннан саклау һәм янгынга каршы чаралар үткәрү мәсьәләләре каралды.
Министр урынбасары Рәис Гомәров үз чыгышында катнашучыларның игътибарын агымдагы елның 21-26 апрелендә Татарстанда узачак «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә юнәлтте.
«Бу акция азатлыгыбыз һәм киләчәгебез өчен гомерләрен биргән кешеләргә хөрмәт һәм рәхмәт символы булып тора, – дип билгеләп үтте ул. – Барыгыздан да акциягә әзерлек һәм халыкны актив җәлеп итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм».