Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә «Макулатура тапшырып агачны коткар» дигән экологик акциясе узган

2025 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Арча районы Лесхоз урта мәктәбендә «Макулатура тапшыр – агачны коткар» дигән экологик акциясе узган Аны «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр оештырган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектын тормышка ашыруга ярдәм итә.

Акциядә 1-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашкан. Уртак тырышлык белән 1,6 тоннадан артык макулатура җыеп алынган.

1 нче, 5 нче, 9 нчы сыйныфларда, шулай ук 7 «А», 7 «Б» һәм 8 «А»сыйныфларында укучылар аеруча активлык күрсәткән. Акциядә Дарья Зайцева (55 кг макулатура), Ралина Абрарова (52 кг) һәм Ранил Садриев (45 кг) лидер булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International