Бүген Мәскәүдә «Россия» илкүләм үзәгендә Россия Федерациясе урман хуҗалыгының 2024 елгы төп эш йомгакларына һәм 2025 елга бурычларына багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев, Россия табигать ресурслары һәм экология министры Александр Козлов, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Советников, урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.
Дмитрий Патрушев үзенең чыгышында искә төшергәнчә, дөньядагы урман запасларының биштән бер өлеше Россия өлешенә туры килә.
«Шуның нәтиҗәсендә безнең ил глобаль экологик иминлекне тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Инде берничә ел Россиядә урманнар киткәнгә караганда күбрәк барлыкка килә. Моңа Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының бизнес җәлеп итеп гамәлгә ашырган чаралары ярдәм итә. 2024 елда урманнарны торгызу киселгән һәм һәлак булган агачлар мәйданыннан бер ярым тапкырга артып китте. Без алга таба да бирелгән векторга таянырга тиеш. 2024 елда хөкүмәт тарафыннан урман хуҗалыгын үстерүгә бүлеп бирелгән акчалар күләме 64 млрд.сум тәшкил итте», – диде ул.
«Экология» илкүләм проектын гамәлгә ашыру чорында яңа урман утыртмаларының гомуми мәйданы 8 млн.гектарга җиткән. Урман торгызу «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектына да кертелгән. 2030 елга кадәр тиешле чараларны гамәлгә ашыруга Хөкүмәттән 16 млрд.сумнан артык акча каралган.
Киңәшмәдә урман янгыннарына каршы көрәшкә аерым игътибар бирелде. Дмитрий Патрушев төбәкләр тарафыннан ачыкланганнан соң беренче тәүлектә янгыннарның 80% ким булмаган өлешен бетерү зарурлыгына игътибар итте. Вице-премьер ассызыклаганча, нәтиҗәле эшнең нигезе – янгыннарны сүндерүгә тиешле көч һәм чаралар юнәлтү.
Төп доклад белән Иван Советников чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, узган ел урман законнарын камилләштерү буенча зур эш башкарылган. Бу Россия Хөкүмәте, Табигать министрлыгы һәм Россия Федерациясе Федераль Җыены ярдәме белән мөмкин булган.
«Урман орлыкчылыгы турындагы закон күп кенә хокукый бушлыкларны япты һәм утырту материалының сыйфатын контрольдә тотуның нәтиҗәлелеген арттырды. Без Урман кодексы дәрәҗәсендә молекуляр-генетик анализның заманча механизмнарын беркетә алдык. Урман кодексында урман-климат проектларын тормышка ашыруның яңа механизмы да каралган. Әлеге үзгәрешләр ярдәмендә без парник газлары чыгаруны нәтиҗәлерәк киметә һәм урманнарда углеродны үзләштерүне арттыра алачагыбызга ышанам, бу экологиягә дә, илнең икътисадына да файда китерәчәк», – диде Иван Советников.
Аның сүзләренә караганда, федераль бюджетка урманнардан файдаланудан 54,2 млрд.сум акча кергән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 7,9% ка күбрәк. 59 төбәк планлы күрсәткечләргә ирешкән, алар арасында – Ханты-Манси автономияле округы, Саха (Якутия) һәм Коми Республикалары, Ленинград һәм Вологда өлкәләре.
«2025 елга планнар тагын да амбициозрак – ил бюджетына 58,9 млрд.сум китерергә. Моның өчен төбәкләр урман керемнәре буенча планны 100% дәрәҗәсендә үтәргә, быел керемнәр буенча недоимкаларга юл куймаска һәм узган чорларда дебиторлык бурычларын кимендә ике мәртәбә киметү буенча чаралар күрергә тиеш», – диде Рослесхоз башлыгы.
Ул шулай ук 2025 елда урман хуҗалыгын алып баруга 64,1 млрд.сум җибәрелде, дип өстәде.
«Ил Президенты йөкләмәсе буенча без финанслауны арттыра алдык – урман тармагында эшләүчеләрнең хезмәтенә түләүгә 3,4 млрд.сум, шулай ук аерым төбәкләргә «контроль зоналарында» яңа авиа бүлекләр төзү өчен 5,3 млрд.сум бүлеп бирелде», – дип ассызыклады Иван Советников.
2024 елда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре 1,5 млн.гектардан артык мәйданда башкарылган.
«Инде дүртенче ел рәттән урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданы киселгән һәм һәлак булган урманнар мәйданыннан артып китә. Моны Федераль Җыенга булган Юлламасында Россия Президенты да билгеләп үтте. Бу безнең уртак эшебез нәтиҗәләренә бик югары бәя бирү һәм бик зур җаваплылык», – дип өстәде Иван Советников.
РФ Хөкүмәте һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы матбугат хезмәте материаллары файдаланылды