Чирмешән урманчылыгы белгечләре Чирмешән районы укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашулар үткәрделәр

2025 елның 18 апреле, җомга

«Чирмешән урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре «Чирмешән лицее» МБМУ һәм «Чирмешән кадет интернат-мәктәбе» ДБМУ уку йортларында һөнәри юнәлеш буенча очрашулар үткәрделәр.

Очрашу барышында Казан кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Хәлил Шәрәпов һәм урманнан файдалану буенча инженер Елена Талипова укучылар белән Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы турындагы белемнәре белән уртаклаштылар. Алар урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр, шулай ук урман хуҗалыгы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле һөнәрләр турында сөйләделәр.

«Безнең урманнар – ресурс кына түгел, ул сакларга кирәк булган экосистема да, – дип билгеләп үтте Хәлил Шәрәпов. – Онытмагыз, сезнең гамәлләрегез, хәтта иң кечкенә гамәлләрегез дә, зур әһәмияткә ия булырга мөмкин. Һәркем эшли алган иң гади нәрсә – урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү».

Елена Талипова, урман хуҗалыгында эшләү белем генә түгел, табигатькә мәхәббәт тә таләп итә, дип өстәде. «Сезнең кайсыгыз да булса киләчәктә бу мөһим һөнәрне сайлар дип өметләнәбез», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International