ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре санитар-экологик икеайлык кысаларында өмә үткәрделәр

2025 елның 18 апреле, җомга

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы территориясендә өмә узды. Чара Татарстан Республикасында 1 апрельдә старт алган санитар-экологик икеайлык кысаларында оештырылды.

Финанс, бухгалтерлык исәбе һәм контроль бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Халиков мондый инициативаларның мөһимлеген ассызыклады.

«Өмә – янәшәдәге территорияне тәртипкә китерү генә түгел, ә коллективны берләштерү өчен дә бик яхшы мөмкинлек. Уртак хезмәтнең кешеләрне якынайта баруы билгеле бит, – дип билгеләде ул. – Безнең шәһәр – ул уртак йорт, һәм безнең һәркайсыбыз аның чиста булуын тели».

Өмә кысаларында Министрлык хезмәткәрләре территорияне себерделәр, чүп-чарны җыештырдылар, бордюрларны буядылар һәм яшеллекләрне тәртипкә китерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International