Бүген Казанда «Тулпар» спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында баскетбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда Татарстан Республикасы министрлыклары, ведомстволары һәм Россия Федерациясе дәүләт идарәсе органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль структураларыннан 20 команда вәкилләре катнашты.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы составына Артем Николаев, Дмитрий Анохин, Әнәс Сөнгатуллин, Илназ Хөсәенов, Илфир Гыйбадуллин һәм Нияз Имамиев керде. Аларның һәркайсы, спорт рухын һәм бердәмлеген күрсәтеп, бөтен көчен куйды.
«Көрәш киеренке булды, – дип шәрехләде Нияз Имамиев. – Финанс министрлыгы һәм республика Хисап палатасы командаларына каршы уйнадык. Без бөтен көчебезне куйдык һәм уеннан ләззәт алдык. Киләсе ярышларга әзерләнәчәкбез һәм нәтиҗәләребезне яхшыртырга тырышачакбыз».