«Агерҗе урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Девәтернә авыл җирлеге башлыгы Эрнест Ганиев белән берлектә урман тармагы ветераннары Габделмоталлап Рәхмәтуллинны һәм Илсөяр Шәрипованы юбилей даталары белән котладылар. Белгечләр аларга намуслы хезмәтләре һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлешләре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Габделмоталлап Рәхмәтуллин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әгерҗе урман хуҗалыгында эшләгән елларында ул үзен тәҗрибәле һәм җаваплы шофер буларак таныта. Очрашу барышында ул үзенең тормышы һәм хезмәт көннәре турындагы истәлекләре белән уртаклашты.
Илсөяр Шәрипова 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күп еллар дәвамында ул урман хуҗалыгында бухгалтер һәм кассир булып эшли, предприятиенең финанс тотрыклылыгын тәэмин итә.
Урманчылык хезмәткәрләре юбилярларга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм озын гомер теләделәр.