Татарстанда «Экояз» конкурсы дәвам итә

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

Татарстанда «Экояз» республика конкурсы дәвам итә. Бу атна территорияләрне җыештыруга багышлана. Катнашучылар ишегалларын да, җәмәгать киңлекләрен дә – паркларны, скверларны, истәлекле аллеяларны һәм һәйкәлләр янындагы территорияләрне тәртипкә китерә алалар.

Конкурста катнашу өчен биремне үтәргә, үзеңнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеңә пост куярга һәм 27 апрельгә кадәр электрон адреска сылтамалар белән хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.

Мәкаләләрдә башкарылган бирем турында тулырак мәгълүмат булырга тиеш: катнашучылар саны, чараның тасвирламасы һәм нәтиҗәләре.

Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International