Буа урманчылыгы һәм Буа урман хуҗалыгы белгечләре кырмыскалыкларны коймалау буенча эшләр алып бара

2025 елның 22 апреле, сишәмбе

«Буа урманчылыгы» ДКУ һәм «Буа урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре урман фондында урнашкан кырмыскалыкларны койма белән әйләндереп алу буенча эш алып бара.

«Кырмыскаларның табигатьтә әһәмияте гаять зур: урманнарда кырмыскалар – иң файдалы бөҗәкләрнең берсе, – ди җитәкче-урманчы урынбасары Марат Гафаров. – Кырмыскаларны һәм аларның яшәү урыннарын кеше, хайваннар, кошлар тарафыннан тар-мар итүдән саклау өчен урман тармагы белгечләре кырмыска ояларын киртәләп куялар. Урман фонды территориясендә кырмыска ояларын койма белән әйләндереп алу һәм саклау биотехник чаралар комплексына керә».

«Кырмыскаларны «урман санитарлары» дип саныйлар, чөнки алар корткыч бөҗәкләрне нәтиҗәле юк итә. Урман кырмыскалары территорияне бөҗәкләрдән, ефәк күбәләкләреннән, кисмәннәрдән һәм урманга зыян китерә алган башка бөҗәкләрдән саклыйлар. Аларга каршы көрәшеп кенә калмыйлар, үсемлек орлыкларын күчереп йөртәләр, туфракны йомшарталар, чәчәкләрне серкәләндерәләр», – дип өстәде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International