«Тәтеш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Ранил Рәхмәтуллин Тәтеш муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашындагы киңәшмәдә доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул агымдагы урман янгыннары вәзгыяте, янгынга каршы махсус режим, урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында сөйләде.
«Татарстан Республикасында урман янгыннарына бәйле хәлләр катлаулы. Бүгенге көнгә 321 термик нокта һәм 271 янгын чыгу очрагы теркәлгән, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә дә, – дип хәбәр итте Ранил Рәхмәтуллин. – 14 апрельдән янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда учак ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үлән һәм чүп-чарны яндыру тыела».
Ул искәртеп узганча, янгынга каршы махсус режим вакытында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 90 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр административ штраф салуга китерә.