«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2025 елның 23 апреленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда янгын куркынычының IV классы көтелә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда быелның 11 маена кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда түбәндәгеләр тыела:
- учаклар ягу, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләннәрне һәм чүп-чарны яндыру;
- урман һәм ландшафт янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, бакчачылыкларда, бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә, балаларның ял итү һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда, шулай ук урман биләмәләре белән чиктәш торган икътисад объектларында ризык әзерләү өчен ачык ут (мангаллар, шашлык кыздыру урыннары) куллану;
- 1-3 куркынычлылык классына караган пиротехник әйберләр куллану;
- ачык ут ярдәмендә конструкцияләр эчендәге һаваны җылытуга нигезләнеп эшли торган, идарә ителми торган ягулык материалларын эшкә җигү.
Янгынга каршы махсус режим вакытында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 50 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 90 мең сумга кадәр, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр административ штраф салуга китерә.