Азнакай урманчылыгының кишәрлек урманчысы Рузилә Илһамова 1 нче Җәлил урта мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәргән

2025 елның 23 апреле, чәршәмбе

«Азнакай урманчылыгы» ДКУ Җәлил кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Рузилә Илһамова Сарман районының 1 нче Җәлил урта мәктәбенең 2 нче һәм 3 нче сыйныф укучылары өчен «Янгыннарны кисәтү һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре» дигән темага дәрес үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Дәрес барышында ул Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре, урманда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы таләпләре турында сөйләгән.

Шулай ук «Урманнарны янгыннан саклагыз» дигән викторина үткәрелгән, аның барышында укучылар табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыта алганнар.

Дәрес азагында Рузилә Илһамова мәктәп территориясен яшелләндерү һәм төзекләндерү өчен ылыслы үсентеләр бүләк иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International