«Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Рөстәм Дәүләтшин «Җитәкче мәктәбе – 2025» балалар ялын оештыручылар семинарында доклад белән чыгыш ясады. Чыгышында ул урман кишәрлекләрен арендалау шартнамәләрен төзү үзенчәлекләре, түләүсез, түләүле файдалану хокуклары, урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сөйләде.
«Җитәкче мәктәбе – 2025» балалар ялын оештыручылар семинары агымдагы елның 22-23 апрелендә «Добрый» балаларны савыктыру лагере базасында узды. Чараны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә «Лето» КҮ» ДБУ оештырды.
Семинар кысаларында балалар лагерьлары эшен оештыру, белем бирү программаларын эшләү һ.б. мәсьәләләр каралды.