Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе уза

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе уза.

Агачларны массакүләм утырту 2025 елның 26 апрелендә оештырылачак.

Казан шәһәре янында акция 4 мәйданчыкта – Калинино тимер юл станциясе (участок координаталары – N 55.95767, E 49.38045), Биектау районы Фәнни шәһәрчеге (N 55.88746, E 49.26087), Лаеш районының Пиголи (N 55.56811, E 49.17151) һәм Вороновка (N 55.650269, E 49.111242) авыллары янында узачак. Акция 10:00 сәгатьтә башланачак.

Башка мәйданчыклар турында мәгълүмат акциянең рәсми сайтында бар: сад-памяти.рф. Анда сайланган участокта утырту датасы һәм вакыты, шулай ук координатор белән элемтәгә кертү турында мәгълүмат табарга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International