«Арча урманчылыгы» ТР ДКУ урманнарны торгызу буенча инженеры Марсель Низамиев Балтач районы «Кече Лыза урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән.
Дәрес барышында ул укучыларга урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре, аларның нәтиҗәләре турында сөйләгән.
«Хәзерге вакытта Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда учак ягу, үлән һәм чүп яндыру тыела», – дип билгеләп үткән Марсель Низамиев.
Соңыннан белгеч урманнарда янгын һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләренә тукталган.