Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында Идел буе федераль округында урман янгыннарын сүндерү эшчәнлеген координацияләү буенча штаб утырышы булып узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, ТР ДБУ «Урман-янгын үзәге» директоры Айдар Гайфуллин катнашты.
Утырышны ачып, Сергей Ковалев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Идел буе федераль округы территориясендә 104 урман янгыны булган, янгын 1,2 мең га мәйданны тәшкил итә.
«Урман янгыннарына бәйле хәлләр катлаулы, күрсәткечләр узган елдагыдан югарырак», – диде ул.
Киңәшмә барышында янгын куркынычы булган вәзгыятьне мониторинглау, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар үткәрү мәсьәләләре һәм башкалар каралды.