Татарстан Урман хуҗалыгы коллективы Миңнехановлар гаиләсенең кайгысын уртаклаша

2025 елның 25 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы коллективы Сәмигулла Миңнеханов вафат булу сәбәпле туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Мәңгелек югалту ачысын сезнең белән бергә бүлешәбез. Сәмигулла Миңнехан улы атаклы кеше һәм үз эшенең чын профессионалы иде.

Аның турында якты истәлек хәтерләрдә мәңге сакланыр!

Миңнеханов Сәмигулла Миңнехан улы (01.06.1923 – 25.04.2025) – Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераны. Ул 24 ел дәвамында Кама урман сәнәгате хуҗалыгында моторист-вальщик булып эшли, коммунистик хезмәт ударнигы була.

Хушлашу тантанасы иртәгә, 26 апрельдә, Мамадыш районының Новый бистәсендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International