Бүген Мирный бистәсе чаңгы-биатлон комплексы территориясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенең үзәк чарасы узды.
Агач утыртуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесенең беренче урынбасары – ТР Рәисенең Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Рәисе Администрациясе, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, ТР Дәүләт Советы Аппараты һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре катнашты.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе – Бөек Ватан сугышы геройлары истәлеген саклауга һәм мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән масштаблы экологик-патриотик проект, – дип хәбәр итте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Ул Татарстан Республикасында алтынчы мәртәбә уздырыла. Быел акция 418 мәйданчыкта узачак, анда катнашучыларның гомуми саны 30 меңнән артык кеше булыр дип көтелә».
Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы территориясендә 380 данә нарат һәм чыршы үсентесе утыртылды. Казан шәһәре янында акция тагын 4 мәйданчыкта – Калинино тимер юл станциясе, Биектау районының Фәнни шәһәрчеге тукталышлары, Лаеш районының Пиголи һәм Вороновка авыллары янында узды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе 21 апрельдә старт алды. Акция кысаларында 500 гектарда 1,5 млн. үсенте утыртылган инде.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз, Җиңү полководецлары хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» АКО катнашында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча уздырыла.