Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Филимоновлар гаиләсенең кайгысын уртаклаша

2025 елның 28 апреле, дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы Михаил Иванович Филимонов вафаты уңаеннан мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Михаил Филимонов республиканың урман комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Аның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр, ә аның тормыш юлы киләчәк буыннар өчен үрнәк булыр.

Филимонов Михаил Иванович (07.11.1931 – 28.04.2025) 40 елдан артык гомерен урман хуҗалыгына багышлаган шәхес. 1979-1992 елларда Татарстан АССР Урман хуҗалыгы министрлыгының беренче урынбасары – баш инженеры вазыйфасын башкара. Аның җитәкчелегендә вак товарлыклы агачны тирәнтен эшкәртү яхшыртылган, бу исә сәнәгать продукциясен җитештерүне арттырырга мөмкинлек биргән, чыгарыла торган халык куллану товарлары номенклатурасы киңәйтелгән. Тармакны техник яктан яңадан коралландыруга, агач әзерләүдә һәм агач эшкәртү цехларында яңа машиналар, механизмнар һәм станок җиһазлары кертүгә дә зур игътибар бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International