ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында киләсе чорга бурычлар билгеләнде

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Бүген Министрлыкта алдагы чорга бурычлар каралган киңәшмә узды. Аны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.

Утырыш эшендә министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Утырышта нотыклар белән министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Илгизәр Зарипов урманнарда янгын куркынычы сезоны һәм урман культуралары кампаниясе турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, 31 марттан Татарстанда урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылды.

«14 апрельдән янгынга каршы махсус режим гамәлдә, – диде Илгизәр Зарипов. – Төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматлары буенча, 2025 ел башыннан 343 термик нокта теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4 тапкырга күбрәк. Хәзер салкыннар һәм явым-төшемнәр аркасында янгын куркынычы классы кимеде, шуңа да карамастан, янгын куркынычы булган хәлне контрольдә тотуны һәм мониторинглауны йомшартырга ярамый».

Министрның беренче урынбасары урман культуралары эшләренә аерым игътибар бирергә кирәк, дип өстәде. «Урман культураларын утыртуны 10 майга кадәр төгәлләргә һәм Министрлыкка эшләрне кабул итү-тапшыру актларын тапшырырга кирәк», – диде ул.

Рәис Гомәров түләүле хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләренә тукталды. Бу юнәлештә Әгерҗе, Шәһәр яны, Кама, Мамадыш, Азнакай һәм Кайбыч урман хуҗалыклары лидерлар рәтендә.

«Республиканың Зәй, Биләр, Алабуга һәм Лубян урман хуҗалыклары белгечләренә эшне көчәйтергә кирәк», – дип ассызыклады министр урынбасары.

Киңәшмәгә йомгак ясап, Равил Кузюров белгечләргә урманнарны патрульләү, «компенсацияле» урман торгызу һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.

«Алда май бәйрәмнәре һәм ял көннәре, барысына да янгын куркынычы янаган хәлнең мониторингын көчәйтергә кирәк», – диде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International