Татарстанда янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны кору һәм чистарту эшләре алып барыла

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Татарстанда янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны кору һәм чистарту эшләре алып барыла. Мондый чараларны үткәрү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, быелның 29 апреленә 1786 км яңа полоса (планнан 75%) төзелгән һәм 3941 км (82%) озынлыктагы барьерлар яңартылган.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин сөйләвенчә, минераллаштырылган полоса – җир өстендәге ясалма полоса, ул янучан материаллардан чистартылган яки туфрак эшкәртү кораллары белән туфракның тоташ минераль катламына кадәр эшкәртелгән була.

«Мондый полосалар утка каршы киртәләр булып тора, алар янгыннарның зур мәйданнарга таралуына юл куймаска мөмкинлек бирә, утка кырлардан яки башка категория җирләрдән урман фондына күчәргә ирек бирми», – дип өстәде ул.

Исегезгә төшерәбез, «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %»,  «урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International