«Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Балтач районының Кече Лызи урта мәктәбенең «Табигать дуслары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенә кушылдылар. Аның кысаларында укучылар Кече Лызи авылындагы урман посадкасын һәм урман биләмәсен чүп-чардан чистарттылар.

«Балалар урман турында кайгыртуның мөһимлеген күрсәтеп, чарада бик теләп катнаштылар, – дип сөйләде «Табигать дуслары» берләшмәсе җитәкчесе, биология һәм география укытучысы Вероника Егорова. – Мондый акцияләр экологияне яхшыртырга гына түгел, балаларда табигатькә җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга да ярдәм итә».

Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең язгы этабы 14 апрельдән башланып, 14 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Аның кысаларында республиканың урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан чистарту, аншлагларны, мәгълүмат такталарын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International