Бөек Ватан сугышы ветераннары: Ситдыйков Миргазиз Ситдыйк улы

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

«Ветераннар китә, ләкин хәтер исән...» рубрикасы дәвам итә, биредә без Бөек Ватан сугышы геройлары, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераннары турында сөйлибез.  Бүген ветеран Миргазиз Ситдыйков тарихы белән таныштырып үтәрбез.
Миргазиз Ситдыйков 1925 елның 10 сентябрендә Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылында туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң 1942 елда мобилизацияләнә, Саратов шәһәрендә 49 нчы укчылар полкында әзерлек курсларын үтә. 1942 елның декабрендә фронтка 153 нче гвардия укчы полкына җибәрелә. Харьков янындагы каты сугышларда ике тапкыр яралана. Өч ай госпитальдә дәваланганнан соң яңадан фронтка китә.
Миргазиз Ситдыйков Украинаны, Польшаны азат итүдә катнаша, Германиягә кадәр барып җитә. Күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, юбилей медальләре белән бүләкләнә. СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 21 сентябрендәге карары белән армия сафларыннан демобилизацияләнә.
1946 елда Миргазиз Ситдыйков Таҗикстанның Ленинбад өлкәсенә китә, шахтада эшли. 1949 елда Татарстанның Мамадыш районына килә, Кама урман сәнәгате хуҗалыгында эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Бер үк вакытта Калининград өлкәсенең тимер юл техникумында укый.
1950 елда тимер юл төзелешендә катнаша: беренчесен – Пристань-Берсут урманнары буйлап, аннары Шомарбаш урман участогына җәя башлыйлар. Ул юллардан вагоннар агач ташыйлар.
1955 елда Миргазиз Ситдыйковны Шомарбаш урман әзерләү участогына агач әзерләү һәм эшкәртү буенча өлкән мастер итеп билгелиләр, ул анда 30 елдан артык эшли. 
Хезмәттәге уңышлары өчен ул 1976 елда «Тугызынчы бишьеллык ударнигы», 1977 елда «Социалистик ярыш җиңүчесе», 1986 елда «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International