Бүген Нурлат урманчылыгының урман фонды территориясендә кыр эшләре башланыр алдыннан күмәк күнегүләр узды. Анда Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Урман төзелеше һәм урман ресурсларын бәяләү идарәсе башлыгы Алексей Григорьев, «Рослесинфорг» ФДБУ директоры вазыйфаларын башкаручы Дмитрий Капиталинин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы хезмәткәрләре һәм башкалар катнашты.
Күнекмәләр барышында белгечләр таксацияләү характеристикаларын билгеләү буенча һөнәри күнекмәләр, шулай ук таксация эшләрен үткәрү өчен кабул ителгән үлчәү приборлары, таксацияләү һәм ярдәмче таблицалардан файдалану кагыйдәләре өстендә эшләде.
Исегезгә төшерәбез, быел Нурлат урманчылыгы урман фонды җирләрендә 89 мең га мәйданда урман төзелеше һәм урманнарны таксацияләү буенча кыр һәм камераль эшләр башкарылачак.
Күмәк өйрәнүләрнең максаты – агачларның таксация күрсәткечләрен, урман культураларының, утыртмаларның санитар торышын һәм таксация карточкасында каралган башка параметрларны билгеләүдә башкаручыларның күнекмәләрен тикшерү.