Татарстанда «Экояз» республика конкурсы дәвам итә. Бу атна чишмәләрне һәм аларга якын территорияләрне төзекләндерүгә багышлана.
Конкурста катнашу өчен биремне үтәргә, үзеңнең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битеңә пост куярга һәм 11 майга кадәр электрон адреска сылтамалар белән хисап җибәрергә кирәк: Eco.pros@tatar.ru.
Мәкаләләрдә башкарылган бирем турында тулырак мәгълүмат булырга тиеш: катнашучылар саны, чараның тасвирламасы һәм нәтиҗәләре.
Тулырак мәгълүматны монда белергә мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2025-8229149.htm.