«Ветераннар китә, ләкин хәтер исән...» рубрикасы дәвам итә, биредә без Бөек Ватан сугышы геройлары, Татарстан Республикасының урман тармагы ветераннары турында сөйлибез. Бүген ветеран Александр Александрович Гуляев тарихы белән уртаклашабыз.
Александр Гуляев 1920 елның 30 октябрендә Татарстан АССРның Аксубай районы Аксубай авылында туа. 1937 елда ул Казан педагогия институтына укырга керә.
2 елдан соң комсомол чакырылышы буенча хәрби-диңгез флоты сафларына баса, Ленинград югары хәрби-диңгез училищесында белем ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, Александр Гуляев Кара диңгез флоты составында, аннары Дунай флотилиясе составында сугышкан. Ул рулевойлар отделениесе командиры була, Кырымны, Кавказны азат итә.
1946 елда Александр Гуляев туган авылына кайта, Ленинград урман-техник академиясенең читтән торып уку бүлегенә укырга керә. Соңыннан урман саклау инженеры, өлкән урманчы, Аксубай урман хуҗалыгы директоры булып эшли. 1959 елда ул Татарстан урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы, 1979 елда ТАССР урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнә. Александр Гуляевның тармакта гомуми эш стажы – 38 ел, шул исәптән урман хуҗалыгына идарә органы җитәкчесе вазыйфасында – 25 ел.
Аның җитәкчелегендә республиканың урман хуҗалыгы үсешендә шактый алга китеш ясала, урман ресурсларыннан рациональ файдалану башлана, законсыз кисүләр киметелә, урман торгызу һәм саклагыч урман үрчетү буенча эшләр күләме арта, урман янгыннары саны һәм мәйданы киметелә. Шулай ук производствога машина һәм механизмнар кертелә, урман хуҗалыкларында янгын-химия станцияләре оештырыла башлый.
Александр Гуляев «I дәрәҗә Ватан сугышы», «Кызыл Йолдыз», «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары белән бүләкләнә, «ТАССР Атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә лаек була.