Бөек Ватан сугышы ветераннары: Прокопьев Агафон Федорович

2025 елның 9 мае, җомга

Җиңү көне уңаеннан тагын бер Бөек Ватан сугышы ветераны, урман тармагы ветераны Прокопьев Агафон Федорович турында сөйлибез.
Прокопьев Агафон Федорович 1926 елның 18 декабрендә Татарстан АССР Чистай кантоны Илюткино авылында (хәзерге ТР Нурлат муниципаль районында) туган. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Аксубай педагогика училищесына укырга керә. Яшь Агафон Прокопьев училищены тәмамлый алмый кала: 1943 елның 15 нче ноябрендә ул Кызыл Армия сафларына алына. Нурлат станциясендә эшелон оештырылганнан соң, армиягә чакырылучыларны – Саратов өлкәсенең Никольск станциясенә, аннан Ленинград фронтына Ленинград шәһәрен якларга җибәрәләр. Агафон Федорович Ленинград блокадасын алуда катнаша, аннан соң полк таркатыла.
Хәрби хезмәтне Агафон Прокопьев элемтә батальоны составында дәвам иттерә, аның бурычы азат ителгән территориядә элемтәне торгызудан гыйбарәт була. Ул Җиңүне Выборг шәһәре янында каршы алды. Сугыштан соң Ленинградта кала, Элемтә академиясендә хезмәт итә, анда лекцияләр укый.
1950 елның гыйнварында Агафон Прокопьев демобилизацияләнә һәм туган ягына әйләнеп кайта. Кайтып җитү белән аны Октябрьск урман сәнәгате хуҗалыгына җибәрәләр. Анда ул тормыш иптәше Мария Григорьевнаны очрата. Алар өйләнешеп, өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Урман сәнәгате хуҗалыгында Агафон Федорович 14 ел элемтә узелы радиотехнигы вазыйфасында эшли.
1964 елда Агафон Прокопьев бухгалтерлар әзерләү курсларын тәмамлый. Аннан соң Мохово, Мамык авылларының урман пунктларында, шулай ук Октябрь урман хуҗалыгының Чулпан урманчылыгында хисапчы булып эшли. 1986 елда лаеклы ялга китә.
Күпьеллык тырыш хезмәте өчен Агафон Федорович «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек була, «Элемтә отличнигы», «СССР урман хуҗалыгы отличнигы» билгеләре белән, шулай ук «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «СССР Кораллы Көчләренә 70 ел», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хәзерге вакытта Агафон Прокопьев Ульяновск өлкәсенең Ульяновск шәһәрендә туганнары һәм якыннары белән яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International