ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды

2025 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Саба муниципаль районына эш сәфәре кылды. Анда ул Лесхоз авыл җирлегендә узган Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.
«Җиңү көне – изге бәйрәм, халкыбызның батырлыгы, ныклыгы һәм бердәмлеге символы, – диде Рәис Гомәров. – Без геройларыбызның батырлыкларын истә тотарга һәм алар турындагы истәлекне буыннан-буынга тапшырырга тиешбез».
Бәйрәм кысаларында техника парады һәм «Үлемсез полк» йөреше оештырылды. Шулай ук катнашучылар Бөек Ватан сугышында катнашучылар мемориалы янында «80» язуы рәвешендә геоглиф утырттылар.
Шунда ук легендар «Җиңү тирәге» үсентесе дә утыртылды. Исегезгә төшерәбез, атаклы агач Волгоградта үсә, аңа 100 ел чамасы. Тирәк кайрысында Сталинград сугышы вакытында снарядлар шартлаганнан соң калган эзләр бар. Агачтан үсентеләр «Бөтенроссия урман генетикасы, селекция һәм биотехнологияләр фәнни-тикшеренү институты» ФДБУ галимнәренә бирелде. Быел Россиядә легендар агачның 80 үсентесен утырту планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International