Яшь татарстанлылар Россия балалар экологик киносы көнендә катнаша ала

2025 елның 13 мае, сишәмбе

Яшь татарстанлылар Россия балалар экологик киносы көнендә катнаша ала.

Конкурска табигатьне саклау тематикасына караган: анимацион, документаль, уен, фәнни-популяр фильмнар, социаль реклама  кабул ителә. Иҗади эшләренең хронометражы – 5 минуттан артмый. Иҗат итү вакыты – соңгы өч ел.

Проектта балалар һәм яшүсмер киностудияләре, мәктәп фото һәм видео түгәрәкләре, шулай ук 16 яшьтән өлкән булмаган мөстәкыйль авторлар катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен гариза тутырырга һәм аны, авторларның фотосурәтләре һәм фильмнан кадрлар белән бергә, электрон адресларга җибәрергә кирәк: gkv-eco@yandex.ru һәм varvara1952@yandex.ru. Сылтамасы күрсәтелгән эшләрнең үзләрен йөкләп алу өчен аларны 2025 елның 9 сентябренә кадәр җибәрергә кирәк.

Россия балалар экологик киносы көне турында тулырак монда белергә мөмкин: https://vk.com/denecokino.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International