Бүген ТР Дәүләт Советында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең гомумроссия профсоюзы Татарстан республика оешмасының XXXII хисап-сайлау конференциясе узды.
Аның кысаларында РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының республика оешмасы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнде. Шулай ук рәис сайланды – ул бертавыштан Ольга Калашникова булды.
Республика профсоюз хәрәкәте активистларына бүләкләр дә тапшырылды. Әйтик, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективына күпьеллык нәтиҗәле хезмәт һәм Татарстан Республикасының хезмәт өлкәсендә социаль партнерлыкны үстерүгә керткән зур өлеше өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте тапшырылды. Бүген бүләкне ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаевага ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.
Шулай ук беренчел профсоюз оешмасы рәисе, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының оештыру эше бүлеге башлыгы Наталья Тюкаева Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.