Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында агачлар утырттылар. Акция Ютазы урта мәктәбе территориясендә узды.
Акциядә «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр, юннатлар һәм «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары, шулай ук педагоглар катнашты.
Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 15 данә эрбет үсентесе утыртылды.
Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Россия Табигать министрлыгы, Рослесхоз, Җиңү полководецлары хәтер фонды, «Җиңү волонтерлары» хәрәкәте һәм «Хәтер бакчасы» АКО катнашында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча уздырыла.
Акция Россиядә һәм чит илләрдә 2025 елның 18 мартында старт алды. Аның максаты – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган 27 кеше истәлегенә 27 млн. агач утырту.