“Зәңгәр күлләр” комплекслы дәүләти табигать тыюлыгы территориясендә яр ныгыту эшләрен арытаба үткәрү белән җәмәгатьчелекне таныштыру максатында якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашу үткәрелде. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров, министрлыкның Экономика һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе башлыгы Марат Бакаев, Шәһәр яны урманчылыгы вәкилләре халыкка башкарылган эшләр турында сөйләделәр, күл территориясен арытаба төзекләндерү планнарын схемада аңлаттылар. Олы Зәңгәр күл янында яшәүчеләр ният ителгән эшләрне уңай бәяләп, рәхмәт белдерделәр.