ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Минем бәхетле балачагым» балалар рәсеме конкурсына йомгак ясалды.
Конкурсны Министрлыкның беренчел профсоюз оешмасы оештырды. Бәйге Министрлык хезмәткәрләренең һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең 4-15 яшьлек балалары арасында үткәрелде. «Мин һәм минем гаиләм», «Җәйге көн», «Минем яраткан шөгыльләрем», «Без – чын дуслар!» дигән 4 номинация каралган иде.
Бәйгегә барлыгы 60 артык эш килгән булган.
Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.