ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Зәңгәр күлләр» тыюлыгында төзекләндерү эшләре белән танышты

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы территориясен төзекләндерү нәтиҗәләре белән танышты. Аны карау вакытында министр урынбасары Рәис Гомәров, «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшафиев, «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ һәм подряд оешмалары вәкилләре озата йөрде.

Равил Кузюров экологик сукмакларны, су коену урыннарын, көймә станциясен, актив ял итү өчен кирәк-яраклар прокаты павильонын, лектроий, фудтрак һәм башка объектларны карап чыкты.

Министрга, төзекләндерүдән соң, килүчеләр саны сизелерлек артты, бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә, дип сөйләделәр. Бер тәүлектә килгән кешеләрнең иң күп саны 1 меңгә җиткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International