5 июнь – Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Бүген, 5 июньдә, Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне билгеләп үтелә. Бәйрәм 1972 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 27нче сессиясендә (1972 елның 15 декабрендәге A/RES/2994 номерлы резолюция) гамәлгә куела.

Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне әйләнә-тирә мохит проблемаларына игътибарны җәлеп итәргә һәм кешеләрне аны саклау буенча актив гамәлләргә этәрергә тиеш.

Традиция буенча, бу көнне төрле экологик акцияләр һәм чаралар үткәрелә, мәсәлән, чүп җыю, агачлар утырту, экология буенча лекцияләр һәм семинарлар уздырыла.

2025 елда Бөтендөнья әйләнә-тирә мохит көне пластик белән пычратуга юл куймауга багышланган. Ел саен дөньяда 430 млн.тоннадан артык пластик җитештерелә, аның 70% өлеше – кыска вакытлы файдаланыла торган, тиз арада калдыкка әйләнә торган әйберләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International