ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск районында Сабантуйда булды

2025 елның 7 июне, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районында булды. Анда ул Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә Сабантуйны бәйрәм итүдә катнашты.

Министр бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.

Үзеннән өстәп, Сабантуй – яраткан һәм күптән көтелгән халык бәйрәме, дип билгеләде министр. «Һәркем аны түземсезлек белән көтә, – диде Равил Кузюров. – Бүген Сабантуй язгы кыр эшләренең тәмамлануын гына түгел, халыклар арасындагы бердәмлекне, тынычлыкны һәм дуслыкны да гәүдәләндерә. Аны гадәттәгечә Россия төбәкләрендә генә түгел, ә аннан читтә дә билгеләп үтәләр».

Бәйрәм районның иҗат коллективлары катнашында бай мәдәни-күңел ачу программасы белән үрелеп барды. Төрле уеннар, мастер-класслар, шулай ук спорт ярышлары оештырылды: билбау көрәше, гер күтәрү һәм кул көрәше, аркан тартышу, баганага менү, көянтә һәм сулы чиләкләр белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, бүрәнәдә көрәш һ.б.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International