«Рослесозащита» ФБУ филиалы – ТР Урманны саклау үзәгендә «Урман – Җиңү өчен» балалар өчен Бөтенроссия рәсем конкурсының төбәк этабына йомгак ясалган. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
Конкурс 1 марттан 31 майга кадәр үткәрелде.
Конкурс йомгаклары буенча 7-9 яшьлекләр категориясендә беренче урынны Ясминә Шиһабетдинова алды (Алабуга шәһәре), икенче урында – Виктория Филатова (Зеленодольск шәһәре), өченчедә – Дарья Каюмова (Зеленодольск шәһәре).
10-12 яшьлекләр категориясендә беренче урынга Арсений Корбанисмаилов лаек булды Зеленодольск), икенче урында – Зәлина Шакирова (Балык Бистәсе районының Югары Тимерлек авылы), өченче урында – Никита Луков (Зеленодольск шәһәре).
13-16 яшьлекләр арасында беренче урынны Эльза Сәлимҗанова (Лениногорск районының Иске Иштирәк авылы) алды, икенче урында – Ислам Гобәйдуллин (Кукмара районының Бурсык-Елга авылы) һәм Наилә Нәбиуллина (Түбән Кама шәһәре), өченчедә – Людмила Баринова (Спас районының Кожаевка авылы) һәм Камилла Шәвәлиева (Кукмара районының Татар Тулбасы авылы).
Беренче урыннарны алган эшләр конкурсның федераль этабына юнәлдереләчәк.