Җәйге профильле смена кысаларында Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Спас районының Кожаевка авылында урнашкан Геройлар аллеясында яшеллекләрне карау буенча экологик акция үткәргәннәр.
Акция барышында балалар Ватанны саклаучылар истәлегенә утыртылган яшь агачларны утап, су сипкәннәр.
«Мондый чаралар үсеп килүче буынның экологик культурасын формалаштыруга ярдәм итеп кенә калмый, аларда патриотизм хисе, тарихи мираска хөрмәт тәрбияли», – дип билгеләп үтте биология һәм химия укытучысы, «Яшь урманчы» берләшмәсе җитәкчесе Лариса Захарова.