Алабуга урманчылыгы территориясендә урманнарны янгынга каршы кору буенча комплекслы чаралар үткәрелә

2025 елның 23 июле, чәршәмбе

Алабуга урманчылыгының урман фонды территориясендә урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча комплекслы чаралар үткәрелә. Ут таралуны булдырмый торган минераллаштырылган полосалар салуга зур игътибар бирелә. Шулай итеп, быел гомуми озынлыгы 110 км булган янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны булдыру һәм карау эшләре башкарылган.

Моннан тыш, урман янгыннары һәм урманнарны яклау тематикасына 19 аншлаг ремонтланган, 13,5 км озынлыктагы урман юллары төзелгән һәм реконструкцияләнгән.

«Шулай ук халык арасында мәгълүмати-аңлату эшләре дәвам итә, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге һәм аларны бозган өчен җаваплылык чаралары турында листовкалар, белешмәләр һәм брошюралар таратабыз», – дип хәбәр итте «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International