БМО тәкъдиме буенча, 20 ноябрь беренче тапкыр Бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне буларак билгеләп үтелде. Бу дата очраклы сайланмаган, – 1959 елның нәкъ шушы көнендә Генераль ассамблея Бала хокуклары декларациясен, ә 1989 елда – Бала хокуклары турында конвенция кабул итте, алар исә барлык илләргә балалар өчен яхшы һәм бәхетле тормыш булдыру бурычы йөкли.
Балаларга хокук ярдәме Бөтенроссия акциясенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларда эшләүчеләр дә кушылды. Әгерҗе урманчылыгы башлыгы урынбасары В.Л.Ишморатов, Азнакай урманчылыгы юрисконсульты Р.Р.Галиева һәм урман мастеры Т.А.Егорова Әгерҗе ш. Таҗи Гыйззәт ис. 3нче мәктәбенә бардылар. Мәктәп укучылары белән әңгәмәдә сүз балаларның гаиләдәге, җәмгыятьтәге хокуклары, үзара мөнәсәбәтләр буенча киңәш алу, гаилә иминлеге турында барды.